Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Рәисе Аман Тулеев вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кемерово өлкәсенең элеккеге башлыгы, танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлеклесе Аман Тулеев вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Татарстан парламенты депутатлары исеменнән кайгы уртаклашу телеграммасы Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев адресына юлланган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу күңелсез хәбәр безнең йөрәкләрне сыкратты. Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе вафат, ул Кемерово өлкәсенең һәм Россия Федерациясенең үсешенә зур өлеш кертте», диелә телеграммада.
«Дәүләт бурычларын нәтиҗәле хәл итү тәҗрибәсе зур булган абруйлы сәясәтче, инициативалы җитәкче. Ул төбәктәге социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси вазгыятьне тотрыкландыруга юнәлдерелгән күп кенә идеяләр һәм эшләнмәләрнең башлангычында торды», - дип язган ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин Аман Тулеевның гаиләсенә һәм хезмәттәшләренә, Кемерово халкына кайгы уртаклашу белдерде.
Элегрәк Аман Тулеевның туганнары һәм якыннары адресына кайгы уртаклашу телеграммасын Россия Президенты Владимир Путин юллаган иде.
Сәясәтченең үлеме турында бүген билгеле булды, ул 79 яшендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз