news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатларны сессиядән киткән өчен шелтәләде

Мөхәммәтшин Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатларны сессиядән киткән өчен шелтәләде
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш республика парламентының тугызынчы утырышыннан киткән Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатларны шелтәләде. Ул аларга сирәк очрый торган (орфан) авыруларын дәвалауны финанслауга кагылышлы федераль закон проектын тикшергәндә мөрәҗәгать итәргә теләгән. Татарстан депутатлары закон проектын хупламады.

«Дәүләт Думасы депутатлары белән эшләргә кирәк. Аларның кая киткәннәрен ачыкларга кирәк әле. Төбәк атнасы, махсус утырышка чакырдылар. Монда утырдык. Ә хәзер берсе дә юк. Мәсьәлә алар белән бәйле. Алар безнең сәясәтне белергә һәм үткәрергә тиеш. Әгәр без мондый карар кабул итәбез икән, без аларның ярдәме белән безнең позициябезне дәлилләп якларга тиеш», – дип ачуланды Дәүләт Советы Рәисе, залда Федераль Җыенның түбән палатасы әгъзаларын күрмәгәч.

Федераль закон проекты «Россиядә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы законга орфан авыруларны дәвалауны финанслауның резерв механизмын билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү белән бәйле. Документны Дәүләт Думасына Россия Хөкүмәте кертте.

«ТР Дәүләт Советы Россиянең күп кенә төбәкләре орфан авырулар булган кешеләр өчен даруларны тулы күләмдә финанслый алмау мәсьәләсен берничә тапкыр күтәрде. Төбәк бюджетларында моңа акча җитми», - дип сөйләде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Аның сүзләренчә, закон проекты бу өлкәдә федерациянең барлык субъектлары, шул исәптән Татарстан проблемаларын хәл итми. Мондый чыгымнарга федераль бюджеттан финанслау алу өчен төбәк бу йөкләмәләрне үти алмавын расларга тиеш.

«Мондый раслау тәртибен һәм критерийларны бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсе 0,65тән артмаган төбәкләр белән бәйләү планлаштырыла. Безнең республика, башка донор төбәкләр кебек үк, югарырак күрсәткечкә ия. Димәк, әлеге чыгымнарны федераль бюджеттан уртак финанслауга исәп тота алмыйбыз. Безнең карашка, критерийлар һәм тәртип Россия субъектының бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсенә бәйле булырга тиеш түгел», - дип аңлатты депутат.

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әлеге закон проектын хупламаска тәкъдим итте. «Финанслау механизмы орфан авырулар булган затларны дарулар белән тәэмин итү буенча төбәк чыгымнарын финанслауга барлык Россия субъектларының тигезлеген тәэмин итми», - дип ассызыклады Захарова.

Ул шулай ук Мөхәммәтшиннан Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатларга мөрәҗәгать итүен сорады. Бу закон проектын караганда Дәүләт Советы позициясен исәпкә алсыннар өчен кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100