news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин бюджет проекты турында: Татарстанлыларның мөрәҗәгатен исәпкә алырга кирәк

Мөхәммәтшин бюджет проекты турында: Татарстанлыларның мөрәҗәгатен исәпкә алырга кирәк
Фото: Салават Камалетдинов / "Татар-информ" архивы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында Татарстан бюджеты турында закон буенча киң фикерләшү төгәлләнү турында үзенең Телеграм-каналында язды.

«Татарстанның төп финанс законы параметрларын профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында, муниципалитетлар белән республика киңәшмәсендә карадылар. Бүген парламент тыңлаулары узды», – дип язган сәясәтче.

«Бюджет махсус операция уздыру, санкцияләр, безнең продукцияне сату базарын кысу шартларында авыр вакытта кабул ителә. Шулай да, ул балансланган, социаль һәм программа юнәлешләрендә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул муниципалитет җитәкчеләрен үз территорияләрендә дәүләт һәм республика программаларын тормышка ашыруда активрак катнашырга өндәвен әйтте.

«Килгән тәкъдимнәргә килгәндә, Татарстан халкының, бизнес вәкилләренең һәм җәмәгатьчелекнең мөрәҗәгатьләрен мөмкин кадәр истә тотарга кирәк. Киләсе өч еллык чорга кабул ителгән бюджет республика үсешенең барлык юнәлешләре буенча бурычларны чишәргә хезмәт итәр дип ышанам», – дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, парламент тыңлаулары барышында Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин киләсе елга Татарстан бюджетының барлык чыгымнары объектив характерда булуын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot