Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Бүген һәркем Татарстан картасында изге эшләренең «имза»сын калдыра ала
Татарстан үзенең хезмәт сөючән, кунакчыл халкы белән данлыклы, һәм республика халкы бүгенге «текә маршрут»ны да лаеклы уза ала. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавында әйтте.
«Бу бәйрәм көнендә без ветераннарга, хезмәт династияләре вәкилләренә, иҗади хезмәте һәм һөнәри осталыгы белән күпмилләтле Ватаныбызның икътисади, фәнни һәм сәнәгати-технологик нигезен ныгытуга хезмәт итүче барлык кешеләренә тирән ихтирам күрсәтәбез. Киеренке һәм җаваплы эшләрдә эшләүче, яраткан эшенә күңелен һәм көчен салган һәркемгә, - диде Татарстан парламенты спикеры.
Ул республиканы илнең иң алдынгы, үзен-үзе тәэмин итә торган һәм социаль яктан тотрыклы төбәкләренең берсе дип атады.
«Социаль-икътисади өлкәдә озак сроклы өстенлекләр билгеләнде, якын киләчәккә конкрет гамәлләр программасы бар. Хезмәт кешесе ярдәмендә республика торак төзелешенең, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең күләме һәм үсеш темплары буенча лидерлар рәтенә керә, үз азык-төлек иминлеген тәэмин итә, социаль инфраструктураны модернизацияләүне дәвам итә, илкүләм проектларны һәм масштаблы республика программаларын уңышлы гамәлгә ашыра, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту буенча реаль адымнар ясый», - диде Дәүләт Советы Рәисе.
Ул татарстанлыларның алга таба да бергәләп нәтиҗәле эшләвен дәвам итүенә һәм кыенлыклар алдында беркайчан да куркып калмаячагына ышануын белдерде.
«Хәзерге «текә маршрут»ны да лаеклы үтәчәкбез, тагын да көчлерәк булачакбыз. Бүген һәркемнең Татарстан картасында изге эшләре турында «имза» калдыру мөмкинлеге бар. Барыгызга да уңышлар телим», - диде Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз