Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Мөслимдә: Җирле халык җитәкчелекнең кайгыртуын күрә һәм тоя
Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районында «Бердәм Россия» партиясе көнен үткәрде. Ул социаль объектларны карады һәм партия активы җыелышын үткәрде. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөслимгә килгәч, Мөхәммәтшин район башлыгы Альберт Хуҗин белән балалар сәнгать мәктәбендә һәм район үзәгендә бер ишегалдында булды. Биредә ул партиянең «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды һәм җәйге каникулларда район территориясен төзекләндерүгә хезмәт куйган өлкән сыйныф укучыларын бүләкләде.
Мөхәммәтшин район үзәгендә төзекләндерелгән өч йорт ишегалдында Мөслимдә яшәүчеләр белән очрашты.
«Соңгы елларда республика шәһәрләре, район үзәкләре һәм җирлекләре республика һәм федераль программалар ярдәмендә шактый үзгәрде. Шунысы куанычлы, бу яңарышта кешеләр җитәкчелекнең кайгыртуын күрә һәм тоя», - диде республика парламенты җитәкчесе.Җирле халык республика җитәкчелегенә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз