news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»нең бөтен проектлары халык проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән

Партиянең барлык проектлары халыкны борчыган проблемаларны һәм һәр кешегә кагыла торган актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Татарстан бүлеге сәяси советы президиумы утырышында ул шулай дип белдерде.

«Партия проектларын гамәлгә ашыруның роле мөһим мәгънәгә ия. Әлеге юнәлештәге эшне көчәйтергә кирәк. Бу аларны партиянең Генераль советы контрольдә тоткан өчен түгел, ә кешеләр өчен кирәк. Партия проектлары халык өчен үтемле булырга тиеш», - диде парламент башлыгы. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Ул бердәм россиялеләрне партия проектларын гамәлгә ашыру юнәлешендә республика министрлыклары һәм ведомстволары белән бергәләп эшләргә чакырды.

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова «Za Самбо» проектының иң актив федераль партия проектларыннан берсе булуын әйтте. Аның сүзләренчә, узган ел ул үсешкә зур этәргеч алган – шул исәптән федераль һәм халыкара дәрәҗәдә күп кенә чаралар һәм акцияләр үткәрелгән.

«Яңа мәктәп» проекты буенча мәгариф объектлары яңартыла. Әйтик, узган ел төрле муниципалитетларда – 31 мәктәп, 2022 елда 67 мәктәп капиталь ремонтланган. «Быел алты мәктәпне төзекләндерү ниятләнә. Аларның барысы да – Казанда. Безнең бурыч – яңа мәгариф киңлекләре булдыру өчен ата-аналар һәм мәктәп укучылары белән эшләү», - дип искәртте Ратникова.

Ул «Кече Ватан мәдәнияте» проектының төрле юнәлешләр буенча театр эшчәнлеген үстерүгә федераль үзәктән финанслар алуын әйтте. Икенче проект – «Бердәм ил – үтемле мохит» - буенча социаль инфраструктура объектларына мониторинг үткәрелә.

«1,2 меңнән артык объект тикшерелде, ачыкланган хилафлыклар бетерелде», - дип искәртте партиянең Татарстан бүлеге секретаре урынбасары.

Ул Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Минем карьера» федераль партия проектына аерым тукталды. Узган ел республикада әлеге проект буенча 292 вакансия ярминкәсе үткәрелгән, аларда 35 меңгә якын кеше булган. Ә «Тарихи хәтер» проекты буенча «Җиңү диктанты» үткәрергә карар кылынган.

«Соңгы елларда федераль координаторлар һәм җитәкчеләр партия проектларының мобилизацион базаны тулыландыру алымы булуына игътибар юнәлтә. Бу мөһим сайлау циклы бару белән бәйле. Проект чараларын үткәрү аша партия тарафдарларын һәм әгъзаларын мобилизацияләргә кирәк», - дип искәртте Ратникова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100