Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин белән Ирина Влах Татарстан һәм Гагаузия багланышлары үсеше турында сөйләште
Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Гагаузия Башканы Ирина Влах белән очрашты. Яклар хезмәттәшлек юллары турында фикер алышты, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ирина Влах Татарстан башкаласына кичә кич килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстанның Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина каршы алды.
Ирина Влахның республикага сәфәре программасында «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары эше белән танышу аерым урын алып тора. Гагаузия хакимияте үз төбәкләрендә күп телле белем бирүне үстерүгә кереште, ул рус, гагауз һәм молдаван телләрен укытуны үз эченә ала. Автономия Татарстанда уңышлы тормышка ашырыла торган күп телле мохиттә укыту тәҗрибәсе белән кызыксына.
Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелегенең тынычлык һәм милләтара татулыкны саклау мәсьәләләре буенча эзлекле һәм системалы эш алып баруы турында сөйләде.
Очрашу нәтиҗәләрен шәрехләп, Ирина Влах Татарстан һәм Гагаузия арасындагы хезмәттәшлекнең киләчәк юллары турында сөйләде.
«Безнең Татарстан белән бик җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Татарстан белән безнең Килешү 1999 елда ук имзаланды. Бу чордан башлап мөнәсәбәтләр елдан-ел яхшырды, һәм без уртак төбәкара проектлар уздырдык. Без бу тәҗрибәне өйрәнәбез һәм төбәктә кулланырга тырышабыз. Татарстан белән Гагауз автономиясе арасында төзелгән төбәкара хезмәттәшлек безнең регион икътисадына һәм тулаем хезмәттәшлеккә уңай тәэсир итүен күрәбез», – диде Ирина Влах.
Әңгәмәдә Татарстанның Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
Кичә Ирина Влах белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашкан иде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз