Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин Башкортстан белән парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү яклы булуын белдерде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены – Корылтай Рәисе Константин Толкачев Татарстан белән Башкортстан арасында парламентара элемтәләрне активлаштыру һәм киңәйтү турында фикер алышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы кысаларында Пензада узды.
Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре кысаларында Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы чараларында, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында катнаша.
Сөйләшү барышында яклар Татарстан һәм Башкортстан парламентларын күпьеллык конструктив хезмәттәшлек традицияләре бәйли, дип билгеләп үтте. Республикаларның закон чыгару органнары арасында парламентара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен үз эченә алган берничә килешү һәм беркетмә төзелгән. Закон чыгару җыеннары җитәкчеләре әлеге диалогны алга таба үстерү юллары, шул исәптән закон проектлары юнәлешендә уртак эш алып бару һәм тәҗрибә алышу турында фикер алышты.
Элегрәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыены – Корылтай арасында имзаланган парламентара хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде. Ике як та хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерү белән кызыксынуын раслады һәм төбәкләрне тотрыклы рәвештә үстерү һәм закон чыгару эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен партнерлыкны киңәйтергә әзер булуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз