news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин «Балалар илне ясый» республика балалар иҗади конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде

Мөхәммәтшин «Балалар илне ясый» республика балалар иҗади конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде
Фото: «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Балалар илне ясый» 20нче республика балалар иҗади конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта «Бердәм Россия» ТР төбәк бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәясәтче барлык катнашучыларны Россия көне белән котлады һәм һәр остазның укучыларны әлеге конкурска җәлеп итүгә керткән өлешен билгеләп үтте. «Бу конкурс ярдәмендә без балаларыбызның тәрбияле, җаваплы һәм үз илләрен яратучы патриотлар икәненә инандык. Алар – безнең киләчәгебез. Алар бик талантлы һәм тырыш. Болар барысы да сезнең хезмәт, сезнең казаныш!» – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, «Бердәм Россия» партиясе гамәлгә куйган әлеге проект төрле милләт һәм төрле яшьтәге, «төрле уку йортларыннан һәм районнардан» булган балаларны берләштерә.

«Конкурс балалар белән мондый эшнең кирәк булуын тагын бер кат раслады. Балалар үзләренең бурычын аңлый, аларның эшләрендә мәгънәләр, образлар күп. Быел Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган номинация дә бар. Татарстанда туган телләрне, милли мәдәниятләрне саклау өчен барлык шартлар да бар», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot