Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Арча районының элеккеге башлыгы Илшат Нуриевны бүләкләде
Бүген Казан дәүләт аграр университетын җитәкләү өчен Татарстанның Арча районы башлыгы вәкаләтләреннән баш тарткан Илшат Нуриев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет советы утырышында тапшырды.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт һәм республика Дәүләт Советы исеменнән Илшат Нуриев Арча муниципаль районы башлыгы вазифасында актив һәм нәтиҗәле эше өчен бүләкләнә», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Арча районы җитәкчесе итеп Алмаз Хисаметдинов билгеләнде, ул элегрәк Татарстан Республикасы Ветеринария идарәсен җитәкләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз