news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Җанисәп нәтиҗәләре буенча Татарстан халкы 4 миллионнан артыр дип ышанам

Узган елда оештырылган халык санын исәпкә алуның ахыргы нәтиҗәләре быелның сентябрендә билгеле булачак, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «100 лидер –Татарстан киләчәге» яшьләр бәйгесен ачу тантанасында.

«2021 елгы җанисәптән соң республика халкы 4 миллионнан артып китәр дип өметләнәм. Әлегә телефон аша сөйләшүләр үткәрелә, ахыргы нәтиҗәләр быелның сентябрендә генә билгеле булачак», - диде Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, моннан алдагы җанисәп нәтиҗәләре буенча Татарстанда яшәүчеләр саны 3,7 миллионнан артык булган. Шул рәвешле, ТР Дәүләт Советы Рәисе республика халкы ким дигәндә 300 мең кешегә артыр дип көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100