news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин академик Зәкиев гаиләсенең һәм укучыларының кайгысын уртаклашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиевның гаиләсенә, хезмәттәшләренә һәм укучыларына кайгы уртаклашу белдерде.

Ул Зәкиевнең татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән талантлы галим булуын искәртте. Ул профессорның фәнни эшчәнлеген - 800 дән артык фәнни эш, дәреслек һәм монография, педагогик һәм иҗтимагый-сәяси эш язганлыгын билгеләп үтте.

Зәкиевка эшлекле һәм шәхси сыйфатлары фәнни өлкәдә лаеклы абруй казанырга һәм киң җәмәгатьчелек хөрмәтенә лаек булырга ярдәм иткән.

«Бу зирәк кеше, татар халкының чын патриоты һәм данлы улы турында якты истәлек аның белән эшләргә насыйп булуын белгән һәркемнең хәтерендә калачак», диелә Татарстан Фәннәр академиясенә җибәрелгән телеграммада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100