Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин 23 декабрьдә ТР Дәүләт Советы утырышында парламент эше турында хисап тотачак
23 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы уза. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының 2022 елда башкарган эше турында мәгълүмат бирәчәк. Бүген президиум утырышында шул хакта билгеле булды.
Алдагы сессиянең көн тәртибенә барлыгы сигез мәсьәлә кертелгән, шулар арасында республиканың дүрт закон проекты беренче укылышта каралачак. Аерым алганда, депутатлар «Татарстан Республикасында архив эше турында», «Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру турында», «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында»гы кануннарга үзгәреш кертә торган закон проектлары хакында фикер алышачак.
Моннан тыш, парламентарийлар республиканың аерым закон актларындагы үзгәрешләр белән бәйле закон проектын карар дип көтелә. «2023 елның 1 гыйнварыннан «РФ субъектларында халык хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында»гы 414нче федераль закон (ул төбәкләрдәге дәүләт хакимияте органнарын оештыру мәсьәләләрен җайга сала) үз көченә керүгә бәйле рәвештә, республиканың кайбер законнарында 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак 184нче федераль законның сылтамаларын 414нче федераль законга алыштырырга тәкъдим ителә. Ягъни бу – редакцион үзгәреш», - диде Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.
Көн тәртибенә шулай ук ике федераль закон проекты һәм Карелия Республикасының закон чыгару инициативасы да кертелгән. «Көн тәртибе утырышта кайбер мәсьәләләр белән тулыландырылачак, комитетта бу юнәлештә әле эш бара. Кайбер мәсьәләләр килде инде, комитетлар аларны әзерли», - дип искәртте Маврина.
Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашу мәсьәләсенә җитди карарга чакырды. «Соңгы утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашырга ниятли. Моны графикта килештердек», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз