Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: 1100 ел эчендә ислам дине төрле дин вәкилләре арасында тынычлык урнаштырды
1100 елда ислам Россиянең төрле күпсанлы конфессияләре вәкилләре арасында тынычлык, татулык һәм үзара аңлашу алып килде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент президиумы утырышында әйтте.
«Безнең республикада ислам дине ата-бабаларыбыз инициативасы белән тыныч кабул ителде. Вакыт үтте, без моның кичә дә, бүген дә күп диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрдә әһәмияткә ия булуын күрәбез», - диде Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, бүген Мәскәүдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узачак. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша, диде парламент җитәкчесе.
«Без Россия Президенты Владимир Путинга үз указы белән бу вакыйганы федераль дәрәҗәдә күрсәткәне һәм Татарстанда үткәрүне йөкләгәне өчен рәхмәт белдерәбез», - диде Дәүләт Советы Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз