Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кинорежиссёр Александр Далматов: Мәһдиевкә хас булган әдәби сөйләм гадиләштерелде
Бүген Татарстанның халык язучысы, филология һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәренә нигезләнгән күпсерияле кино төшерү уңаеннан Казан федераль университеты ишегалдында тәлинкә вату чарасы үтте. Киноның режиссёры Александр Далматов сүзләренчә, тамашачыга уңайлы булсын өчен, Мәһдиев әсәрләренә хас булган нәфис әдәби сөйләм кинода гадиләштерелгән.
«ТНВ» телеканалы заказы буенча «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе Мөхәммәт Мәһдиев әсәренә нигезләнеп сериал төшерергә тәкъдим ясагач, мин фәкать, «Кеше китә – җыры кала» әсәренә тукталырга булдым. Билгеле булганча, Мәһдиев әсәрләрендә сюжет эзлеклеге каршылыклы, ә монда 30 елга сыйган сюжет сурәтләнә. Бу әсәрнең темасы нык көнүзәк. «Кеше китә – җыры кала»да – көндәлек тормыш та, сугыш та татар тормышы да ачыктан-ачык тасвирлана.Тамашачыга уңайлы булсын өчен, Мәһдиев әсәрләренә хас булган нәфис әдәби сөйләм дә кинода гадиләштерелде», – диде Александр Далматов.
Фильмны төшерүчеләр аның 20 сериядән торуын, Кайбыч, Теләче, Әтнә, Арча һәм Питрәч районнарында да төшерелүен билгеләп узганнар иде.
Кинорежиссёр Далматов әйтүенчә, бу локацияләрнең тулы исемлеге түгел әле. «Тарихи локацияләр бик юк, шуның өчен барлык районнар буйлап эзләргә мәҗбүрбез. Әлегә кадәр агач интерьерлы клуб тапмадык. Хәзер бит бөтен җирдә мәдәният учакларын профнастил белән тышлаулар бара. Бүгенге көндә әсәрдә сурәтләнгән элеккеге колоритлы урамны табу да, коточкыч дәрәҗәдә авыр. Шуңа күрә, бер районнар буйлап күчеп йөрибез. Әсәрдә тасвирланган авыр, катлаулы урыннарны төшереп тә калдырдык. Базар күренешен дә ясап тормадык. Шуннан соң өстәмә персонажларның язмышларын төшереп калдырдык, төрмәгә утыртылу эпизодларын да төшермәдек», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Шулай да, кинорежиссёр ассызыклап үтүенчә, китапта язылганның 95 процентын сериалда күзәтеп була.
- Мөхәммәт Мәһдиев, «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен, 1990 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган .«ТНВ» телеканалы хәбәр итүенчә, фильм төшерү ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз