Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мөхәммәдия»гә көндезге бүлеккә кабул ителгән 83 шәкерткә студент кенәгәләре тапшырылды
Бүген, 1 сентябрь көнне, Россиядә Белем көне билгеләп үтелә. Татарстанда 8 мәдрәсәдә һәм өч ислам югары уку йортында меңнән артык шәкерт өчен беренче дәресләр башланып китте. 2026-2027 уку елында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе көндезге бүлеккә күпсанлы укучылар кабул итте: I курска конкурсны уңышлы үтеп 38 егет һәм 45 кыз укырга керде. Хәзерге вакытта мәдрәсәнең көндезге бүлегендә 300гә якын шәкерт белем ала.
Тантаналы линейкада шәкертләрне Татарстан мөфтие һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мәдрәсә җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул шәкертләргә үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм уку йортының эчке тәртипләре, шул исәптән куркынычсызлыкны тәэмин итү, дресс-кодны үтәү һ.б. хакында таныштырып үтте. Аннары тантаналы рәвештә студент кенәгәләре тапшырды.
Белем көне белән шәкертләрне шулай ук мәдрәсә директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, остазлар, кураторлар тәбрикләде. Алар илебездәге танылган дини уку йортының бусагасын беренче тапкыр атлап кергән шәкертләргә теләкләрен җиткерде. Зөлфәт хәзрәт гыйлем юлына басучыларга ислам динендә белем алуның мөимлеге турында сөйләде һәм уку-укыту барышын оештыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
Мәдрәсәнең көндезге бүлегенә шәкертләр Татарстаннан гына түгел, күрше шәһәрләрдән, республикалардан һәм өлкәләрдән, шулай ук Себердән, Кырымнан һәм Ростов-Доннан килде.
«Мөхәммәдия»дә шәкертләргә югары дини һәм дөньяви белемгә ия 25 мөгаллим белем бирәчәк, араларында фән докторлары һәм кандидатлар бар. Укучыларга белем алу өчен барлык шартлар тудырылган: зур уку сыйныфлары, бай китапханә, спорт залы, тәһарәтханә, уку залы һ.б. бар.
Билгеләп үтик, 2025-2026 уку елында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 1200 шәкерт белем алды. Быел көндезге бүлекне – 15, читтән торып уку бүлеген – 68, кичке бүлекне 126 шәкерт тәмамлады. Уку йортын тәмамлаучы шәкертләр саны буенча мәдрәсә Татарстанда әйдәп баручылар рәтендә.
1993 елдан алып бүгенге көнгә кадәр мәдрәсәне 2000нән артык шәкерт тәмамлаган. Иң күренекле шәхесләргә килгәндә, биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, шулай ук Беларусь Республикасы, Иркутск өлкәсе, Самара өлкәсе мөфтиләре һ.б. укыган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз