news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мөхәммәдия»дә студентлар өчен күренекле шәхесләр белән лекторийлар уза

«Мөхәммәдия»дә студентлар өчен күренекле шәхесләр белән лекторийлар уза
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, 140 еллык уңаеннан, шәкертләр өчен күренекле татар шәхесләре белән лекторий эшли башлады. Лекторийны бүген мәдрәсә директоры, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе ачып җибәрде. Беренче очрашуны ул көндезге бүлекнең барлык курсларында укучы кызлар белән уздырды.

Мөфти хәзрәт имам Раббаниның «Мактубат» китабыннан иман мәсьәләсенә кагылышлы хатны укып дәресне башлап җибәрде. Әлеге китапны Морад Рәмзи фарсы теленнән гарәпчәгә тәрҗемә иткән һәм ул Галимҗан хәзрәт Барудиның яраткан китабы булган. Дәрестә кешенең дошманы – аның нәфесе булуы искәртелеп, аны тәрбияләү, кулда тоту турында сүз алып барылды.

Очрашу сорау-җавап форматында дәвам итте. Кызлар намаз, ата-ана хакы, гаилә мәсьәләләре, гарәп телен өйрәнү, гыйлем алу, ислам динендә дәгъват кылу, яшьләргә киңәшләр, якыннар һәм күршеләр белән уңай мөнәсәбәтләр кору һ.б. темалар буенча сорауларга җавап сорады.

Дәрес вакытында алар шулай ук Татарстан мөселманнары тормышы, Нәзарәт проектлары һәм аларны укуда файдалану, аерым алганда татар телендә эшләүче беренче онлайн-мәдрәсә һ.б. белән якыннан таныштылар.

Күренекле шәхесләр һәм хәзрәтләр белән очрашуларны даими рәвештә үткәрү ниятләнә, дип хәбәр итә Нәзарәтнең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100