Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә «XII Якупов укулары» уза
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә «XII Якупов укулары» уза. Җыен Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тарафыннан оештырыла.
Конференция танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе, Вәлиулла хәзрәт Якуповның (1963-2012) бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә. Якупов укуларына зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Вәлиулла хәзрәтнең элеккеге хезмәттәшләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Анда танылган дин әһелләре, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре Вәлиулла хәзрәт хакында истәлекләре белән уртаклашачак, аның фәнни һәм дини мирасын өйрәнү һәм яшь буынга җиткерү буенча чыгышлар ясаячак.
Якупов укулары кысаларында «Таян Аллаһка!» бәйгесендә җиңүчеләр тәбрикләнәчәк һәм Вәлиулла Якуповка багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз