news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады: Бөтен әйберләр халык ярдәме белән җыелды

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады: Бөтен әйберләр халык ярдәме белән җыелды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе.

Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе күп еллар дәвамында өлгергән. Элекке биналарда мәдрәсә тарихына багышланган кечкенә генә бүлмә эшләгән, ул Галимҗан Баруди шәхесенә кызыксынучылар арасында зур популярлык казанган. Биналар яңартылганнан соң, аерым бер залны тулысынча Баруди мирасына багышлау мөмкинлеге туган.

«Галимҗан Баруди – бик зур, бөек шәхес. Шуңа күрә аның исеменә лаеклы музей булдыру безнең өчен мөһим иде. Бу эшне башлап, башыннан ахырына кадәр зур көч куеп башкарган кеше – Разыя ханым. Ул юктан бар тудырып, архивлар белән эшләп, хатлар язып, гаять зур хезмәт башкарды. Монда никадәр көч куелганын белсәгез сез, акча булгач аны бөтен кеше эшли – акчасыз эшләп кара», – диде Зөлфәт хәзрәт.

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин: «Галимҗан Баруди исеменә лаеклы музей булдыру безнең өчен мөһим иде»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Музейны оештыручыларның берсе – педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Галимҗан Баруди мирасын өйрәнүче Разыя Сәхипова. Экспозицияне булдыруда аңа Гөлназ Һадиева, Алмира Ажыбаева һәм Илдар хәзрәт булышкан. Алар әлеге эшне мәдрәсәдәге төп вазифаларыннан тыш алып барган.

Разыя Сәхипова билгеләп үткәнчә, музей «халык музее» дип аталуы очраклы түгел.

«Экспозициядәге бөтен әйберләр диярлек халык ярдәме белән җыелды. Садака акчалары, кешеләр алып килгән китаплар, кулъязмалар һәм башка тарихи ядкәрләр музей нигезен тәшкил итә. Без бу музейны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен төзеткән, аның киләчәге турында «Кыямәт көненә кадәр яңадан дөнья күрсә иде» дип язып калдырган кеше – Галимҗан Баруди турында халык белсен өчен ясадык», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Музейда борынгы китаплар, дәреслекләр, документлар һәм Баруди чоры белән бәйле тарихи материаллар урын алган. Экспозицияне көнкүреш әйберләре белән «гадиләштерү» тәкъдимнәре булса да, оештыручылар белем һәм мәгърифәтне чагылдырган китапларга өстенлек биргән.

Музейның тантаналы ачылышы алда көтелә, әмма төгәл көне әлегә билгеле түгел. Шуңа да карамастан, теләгән һәркем музейга килеп, экспонатлар һәм материаллар белән таныша ала.

Моннан тыш, хәзерге вакытта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче катында уку йортының гомуми тарихына багышланган аерым музей экспозициясе дә әзерләнә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • «Интертат» сайтында тулырак укыгыз: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Галимҗан Баруди музее ачылды: «Бөтен гомерен милләткә багышлый».
news_right_1
news_right_2
news_bot