news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Коръән бәйгесе узды

Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә I-V курс студентлары арасында Коръән укучылар конкурсы узды. Чара уку йорты тарафыннан «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларында оештырылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – Идел буенда гына түгел, бөтен Россиядәге зур мөселман уку йортларының берсе. Көндезге бүлектә 230 шәкерт белем ала – бүген аларның барысы да конкурста катнашты.

Конкурсның жюри әгъзалары – мәдрәсә укытучылары Габделәхәт хәзрәт Хәлилов, Илнур хәзрәт Хәйруллин, Неккадам остаз Фәйзуллоев, Казандагы әйдәп баручы Коръән өйрәнү үзәкләре белгечләре шәкертләрнең осталыгын бәяләде.

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

Коръән бәйгесенең максаты – өйрәнелгән материалны кабатлау, иң яхшы укучыларны ачыклау һәм республика һәм Бөтенроссия ярышларына әзерләнү. Әлеге бәйге Урыссуда VII Бөтенроссия ачык «Халисә» Коръән конкурсында һәм Азнакайда ир-атлар арасында Коръәнне яттан белү буенча IX Бөтенроссия «Әсләм» ачык конкурсында катнашу өчен иң көчлеләрне сайлап алырга мөмкинлек бирә. Иң яхшы шәкертләр бу конкурсларда үзләренең сәләтен күрсәтә һәм мәдрәсә данын яклый.

Бүгенге конкурста тәхфиз бүлеге шәкертләре катнашмады. Бу бүлектә 15 егет һәм 15 кыз Коръәнне махсус өйрәнә. Шулай итеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә хәзерге вакытта 45 хафиз белем ала.

Мәдрәсәдә Коръән буенча бәйге 1994 елдан бирле ел саен үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot