Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге һәм кичке бүлекләрне тәмамлаучылар диплом алды
Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге һәм кичке бүлекләрдә белем алган чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Көндезге бүлекне тәмамлаган егетләргә – «Имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе», кызларга «Ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе» квалификациясе бирелде.
Быел «Мөхәммәдия»нең көндезге бүлеген 55 шәкерт тәмамлады. Кичке бүлектә исә урта дини һөнәри белем турындагы документны 80 кеше алды: аларга «Имам-хатыйб. Ислам нигезләре мөгаллиме» квалификациясе бирелде.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм мәдрәсә остазлары, КИУ каршындагы Коръән хафизларын әзерләү үзәге җитәкчесе Габдрәшит хәзрәт Фәизов яңа әзерләнгән белгечләргә нәсыйхәтләр һәм күркәм теләкләр белән озатты. Алар үз чыгышында гыйлемнең бөеклеген, аңа бәя биреп, тормышта аңа таянып гамәл кылырга кирәклеген аңлатты. Шәкертләрне белем алуны дәвам итәргә чакырды.
Тантанада диплом алган белгечләр остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Тулаем алганда, 2023-2024 уку елында Татарстанның мөселман уку йортларын, шул исәптән, 8 мәдрәсәне, РИИ, КИУ һәм БИАны 616 шәкерт тәмамлар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз