news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды
Фото: dumrt.ru

15 июньдә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт алды. Егетләргә – «Имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе», кызларга «Ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе» квалификациясе бирелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөгаллимнәр, чыгарылыш укучыларын чын күңелдән котлап, уку йортында белем алганнан соң яшь белгечләрнең белем дөньясында үз юлларын яңа гына башлап җибәрүләрен, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, ә даими рәвештә яңа үрләргә омтылырга кирәклеге хакында ассызыклап узды.

Илфар хәзрәт остазларны һәм шәкертләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлады.

Ул, үзенең шәкертлек елларын искә төшереп, монда алган гыйлемнең иң хәерле һәм бәрәкәтле икәнлеген билгеләп үтте. «Мәдрәсәне тәмамлаганга 22 ел үтүгә карамастан, һәрбер остазның исемен кадерләп саклыйбыз. Аларның дәресләре – күңелебезнең түрендә», – диде ул. Хәзрәт мәдрәсәнең бик күпләргә олы тормышка юллама бирүен билгеләп үтте: биредә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм башкалар белем алган.

«Диплом – ул сезнең алган белемегезнең күрсәткече булып тора һәм сезгә карап башка халыклар шушы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм остазларыгыз турында фикер йөртәчәкләр. Пәйгамбәребез ﷺ әйткәнчә, Аллаһы Тәгалә һәрбер мөэмингә һәм мөслимәгә бишектән алып ләхеткәчә гыйлем алуны фарыз итеп боерды. Аның шушы сүзенә муафыйк булып, гомер буе дәрес алып яшибез», – диде Илфар хәзрәт шәкертләргә, алга таба гыйлемнәрен арттырып торырга өндәп.

Алга таба хәзрәт шәкертләрне Раббуль Гыйззәнең «Раббыңның юлына хикмәт белән матур яхшы вәгазьләр белән чакыр» дигән аятенә гомер буена буйсынып яшәргә өндәде. «Без матур сүз белән һәрбер кешенең йөрәгенә юл табып, аңа кирәк булган рухи дәваны без җиткерергә тиешбез. Һәм ул вакытта шушы гыйлем йорты – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә алган гыйлем, ин шәә Аллаһ, сезгә ярдәмгә киләчәк. Сез – өммәтебезнең киләчәге. Шушында алган белемегезне, сөенеп, динебез ислам өчен файдаланырга Аллаһы Тәгалә Үзе сезгә ярдәмчеләрдән булсын!» – дип тәмамлады сүзен Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Чарада чыгарылыш шәкертләре укытучыларга уку йортында биргән белемнәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Быел «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен 200 дән артык кеше: көндезге бүлекне – 15, кичке бүлекне – 126, читтән торып уку бүлеген 63 шәкерт тәмамлый.

Тулаем алганда, 2025-2026 уку елында Татарстанның мөселман уку йортларын, шул исәптән, 8 мәдрәсәне, РИИ, КИУ һәм БИАны 1000 нән артык шәкерт тәмамлар дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot