news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мөхәммәдия» Баруди музеен ясарга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтә: Йөзләгән кеше өлеш кертте

«Татар халкының дини, педагогик мирасын барлау, бүгенге көн һәм киләчәк буыннарның мәдәни, дини үсешенә мөнәсәбәтен ачыклау мөһим», - ди Разыя ханым Сәхипова.

«Мөхәммәдия» Баруди музеен ясарга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтә: Йөзләгән кеше өлеш кертте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе.

Музейны оештыручыларның берсе – педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Галимҗан Баруди мирасын өйрәнүче Разыя Сәхипова «Татар-информ»га музейга ярдәм итүчеләр турында сөйләде.

«Үткәннен белмәгәннең киләчәге юк»

«Музей – ул хатирәләрне саклап киләчәк буыннарга җиткерү, өлкән яшьтәгеләрнең исенә төшереп хатирәләрне яңарту. Музей – ул тарих, ә үз тарихын, үткәнен белмичә, кадерләп сакламыйча, киләчәккә илне алга этәрү бик тә авыр булачак. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел»,- ди халык.

Безнең максат – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тарихын, аны оештырган шәхесләрнең тормыш юлын, иҗатын, изге гамәлләрен өйрәнү, анда укыган кешеләрнең тормыш юлын шәкертләргә җиткерү, хәзрәтләргә шул музей экспонатларын кулланып, дәрес уздыруга өстәмә фәнни, эзләнү-тикшеренү мөмкинлекләрен бирү. Музей өчен өстәмә экспонатлар эзләүгә шәкертләрнең үзләрен тарту, аларны кызыксындырып курс, диплом эшләренә өстәмә материал туплауга этәргеч ясау.

Музей – ул искиткеч күпкырлы хезмәт куюны таләп итә: мәдәни – тарихи белем бирү, тарихи документларны өйрәнү – экскурсоводлар әзерләп, аларның эшен оештыру, яңа технологияләр кулланып булган экспонатларны, видео, аудио материалларны туплау. Бу юнәлештә шәкертләрне кызыксындырып, иҗади хезмәткә юнәлтү.

Бүген «тарихи хәтерне» саклап калу һәм яшь буынга җиткерү, аңлату, кызыксыну уяту, фәнни эзләнүләргә юнәлтү төп бурычларның берсе», – ди ул.

Музей оештыру эшен 2017–2018 уку елында Галимҗан Барудиның иҗатын тирәнтен өйрәнүдән башлаганнар.

«Галимҗан Баруди үзәген төзү, эш планнарын, киң җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итү, фәнни нигезгә таянып, иҗади якын килеп, музей концепциясенә нигезләмә барлыкка китерү, булган фәнни монография, документларны, архив материалларын өйрәнү, мәдрәсәдә укучы шәкертләргә диплом эше темаларын тәкъдим итү, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу кебек күпкырлы эшләр эшләнде. Татарстанда ислам дине белән бәйле музей эшләрен өйрәндек. Моңа кадәр булган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе музееннан калган кайбер экспонатларны, һәм мәдрәсә тарихы буенча үзе язган китапларны Флюра ханым Ханнанова безгә тапшырды. Без аңа бик рәхмәтлебез», – ди Разыя ханым.

Музейлар буенча тулаем системага салып эш планнарын, текстларны ике телдә язу эшен Разыя ханым Сахипова башкарган, компьютерда Гөлназ ханым Һадиева эшләгән. Теге яки бу оешмага барып китаплар, экспонатлар җыюда Илдар Галләмов ярдәм иткән. Музейның мөһере ясалган. Интернеттан Галимҗан Баруди, Вәлиулла хәзрәт Якупов һәм мәдрәсә тарихы, көндәлек тормышы белән бәйле фильм, электрон диссертация, фәнни китаплар, статьялар, архив документлары, фотолар тупланган һәм 209 нчы бүлмәдә Галимҗан Баруди исеме белән бәйлеләре флешкага салынып телевизор аша күрсәтү өчен әзерләп куелган.

Беренче этажда шулай ук 1993 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр булган бай архив, интернет, телеканалларда күрсәтелгән интервьюлар информацион өстәлгә (сенсорный киоскка) һәм телевизорда күрсәтү өчен флешкаларга әзерләп куелган. Материаллар темалар буенча тупланып урнаштырылган. Шулай ук 1993 елдан мәдрәсәне тәмамлап фән, дин юлын сайлаган аерым галимнәр турында да белешмәләр язылган, аларның язган һәм нәшер ителгән китаплары музейда урын алдган. Бу мәгълүматны куллану музейның халыкны агарту, белемне күбрәк бирү функциясен арттырырга ярдәм итә, экскурсоводларның эшен җиңеләйтә, дип саный оештыручылар.

Экспонатларны өч ел туплаганнар

2023 – 2026 еллар дәверендә музейга экспонатлар җыйганнар. Разыя ханым ярдәм итүчеләрне аерым-аерым искә алып, рәхмәтләрен җиткерә.

«Дистәләгән хатлар белән оешмаларга мөрәҗәгать иттек. Мәдрәсә китапханәсенә һәм музей өчен дини, фәнни китаплар сорап күп кенә институт һәм университетларга, нәшриятләргә чыктык. Мәсәлән, музей һәм мәдрәсә китапханәсе өчен Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов һәм аның коллективы 87 данә тирән эчтәлекле монографияләр, дини әдәбият бүләк иттеләр.

Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты 75 китап бүләк итте. Директоры Радик Салихов улына һәм аның коллективына зур рәхмәт.

Татар энциклопедия һәм төбәкара өйрәнү институты (ул вакытта җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев иде) 55 энциклопедия, белешмәләр, фәнни җыентыклар бушлай бирде. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм мәдәният институты директоры Ким Миннуллин 122 китап бүләк итте. Ислам эзләнүләр үзәге җитәкчесе Ренат Патеев Ренат 90 китап һәм журналлар бүләк итте. Археология институты директоры Айрат Халиков дистәләгән монография, фәнни әдәбият, уникаль 7 томлык «Идел-Урал археологиясен» бүләк итте.

Татарстан Милли китапханәсе зур ярдәм күрсәтте. Мәдинә Тимерҗановага, бигрәк тә Ирек Һадиевка, аларның коллективына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Казан федераль университетның ректоры Ленар Сафинга, Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директоры урынбасары Илмира Әмирхановага, сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге мөдире Энҗе Сабировага, Гөлшан Мирдияновага зур рәхмәтлебез. Анда Галимҗан Баруди китапханәсе саклана. Кайбер кулъязмаларның күчермәсен алырга мөмкинлек булды.

«Хозур» – «Тынычлык» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм аның тырыш коллективы «Г. Баруди һәм аның хезмәтләре» дигән китабымны 2017 елны нәшер итте һәм Галимҗан Баруди әсәрләрен музей өчен бушлай экспонат буларак тапшырды.

Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов һәм Мәскәүдәге «Мәдинә» нәшрият йортының генераль директоры Илдар Нуриманов (Россия Федерациясе Диния нәзәрәте рәисе урынбасары һәм Россия Диния нәзарәте аппарат җитәкчесе) бик файдалы фәнни һәм дини китаплар бүләк иттеләр. Аларга зур рәхмәт», – ди Разыя ханым.

Ул Яр Чаллыда чыга торган «Мәйдан» журналының баш редакторы Лилия Фәттаховага (шул чорда ул баш редактор иде), аның коллективына зур рәхмәт белдерә. 2022 елның 9 санында (сентябрь) «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышлап Мөслимә Гайфетдинованың «Юллар Аллаһныкы – сайлау синнән...» дигән шигырьләр циклын, Разыя Сәхипованың «Галимҗан Барудиның хезмәтләре һәм аларны хәзерге чор мәдрәсәләрендә куллану ысуллары» дигән фәнни мәкаләсен, мәдрәсәгә булышучы Рәйсә Камалетдинованың «Һәрбер сүзебез өчен дәлил китерергә тиешбез» дигән әңгәмәсен бастырганнар.

«Татарстан» журналында Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган санында ике телдә (май 2022) Разыя Сәхипованың «Галимҗан Баруди. Татарны дөньяга танытучы» дигән мәкаләсе чыккан. Бүлек мөхәррире Руфия Фазылованың «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт Габдуллин белән уздырган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе: «гасыр кичеп» дигән әңгәмәсе дөнья күргән. Бу хезмәтләре өчен «Татарстан» журналының баш мөхәррире урынбасары Фәридә Әхмәтҗановага, Руфия Фазыловага рәхмәтләребезне җиткерәбез, ди Разыя ханым Сәхипова.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы мәдрәсәгә 156 китап бүләк иткән. Васил Шәйһразыевка һәм аның коллективына рәхмәтләребезне юллыйбыз, ди оештыручылар. «Татнефть» Хәйрия фонды «Рухият» программасы 70 китап бүләк иткән. Ренат Маминга, Флюра Шәйхетдиновага һәм аларның коллективларына зур рәхмәт белдерәләр.

«Җыен» татар теле һәм мәдәният үсеше фонды директоры Фоат Рафиков зур көч куеп нәшер иткән «Шәхесләр» циклыннан булган китапларны бүләк иткән. Дәүләт Тарихи–архитектура һәм сәнгать музее–тыюлыгы «Казан Кремленең ислам мәдәнияте музеенда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм Г. Барудиның 165 еллыгына багышлап «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» дип аталган экспозиция оештырган (2022-2023 еллар). Җитәкчеләре Илнур Рәхимовка, Илнур Низамиевка без бик рәхмәтлебез. Алар күргәзмәдән соң аерым материалларның электрон вариантын мәдрәсәгә тапшырдылар, дип уртаклаша Разыя ханым.

Татарстан Республикасы Архив эшләре буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Дәүләт архивы директоры Бәхтияр Фәхретдинов улы һәм аның коллективы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының муниципаль архив идарәсе (җитәкчесе Гөлнара Мусина, архивның өлкән белгече Рәис Сөләйманов) тиз арада кирәкле архив материалларының күчермәсен биргән.

Апанай мәчете һәм мәдрәсәсе җитәкчеләре Нияз хәзрәт Сабиров, Әхмәт хәзрәт Сабиров, китап кибетендә эшләүче Рәмзия ханым Биканачева Галимҗан Баруди һәм Вәлиулла хәзрәт Якупов китапларын, кайбер документларның копияләрен биргән һәм матди ярдәм күрсәткән. Аларга Аллаһының рәхмәтләре яусын, ди оештыручылар.

Йөзләгән кеше музей булдыруга үз өлешен керткән

«Йөзләгән шәхес үз өлешләрен музей булдыруга керттеләр. Буадан Линур хәзрәт Сабирҗанов үз куллары белән чалма (баш киеме) ясап музейга бүләк итте; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, рәссам–хаттат, график Нәҗип Исмәгыйлев (Нәҗип Нәккаш) Галимҗан Баруди туграсын бушлай эшләде.

Рәисә Камалетдинова (Чаллыдын) үзе язып чыгарган Коръән тәфсирләре китапларының 10 томын һәм «Хәзинә» исемле хәдисләр җыентыгының ике томын 2 шәр экземпляр мәдрәсә китапханәсенә һәм музей өчен бүләк итеп бирде, бер өлешен Сәрия Миндубаева аннан сатып алып мәдрәсәгә тапшырды.

Рәшидә Әхмәтҗанова (50 елга якын мөселман ирләр киемен кисеп тегүче) шәкерт өс киемен үзе тегеп бирде, маникеннарны, чапанны үз акчасына сатып алып музейга тапшырды. Яр Чаллы шәһәреннән Гөлфия Хәлиуллинага, Әлмәт шәһәреннән Ризаэддин Фәхретдинов музее директоры Диләрә Гыймрановага бүләк иткән китаплары һәм тәкъдимнәре өчен рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Чын милләт җанлы Динә Гәрәева, Элла Биктимированың «Г. Барудиның хезмәтләре һәм педагогик карашлары» дигән кандидатлык диссертациясен интернеттан сатып алып (2002 ел, фәнни җитәкчесе Җәмил Нигъмәтов, педагогия фәннәре докторы, профессор, Россиядә танылган галим) бүләк итте. Ул Оксфорд университетын тәмамлаган, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (ОАЭ) Абу-Дабида Мөхәммәд бин Зәеднең гуманитар университетында сәяси фәннәр докторы, доцент дәрәҗәсендә эшли. Россиягә 2024 елда «Галиевлар мирасы» дигән фәнни – гамәли халыкара конференция оештыру сораулары белән килгән иде. Татар халкының бөек шәхесләрен дөньякүләм таныту өстендә эшли. Шул ук вакытта Татарстанның Россия күләмендә бүгенге көндә ислам илләре белән дипломатик элемтәләрне ныгытуда булган ролен тасвирлап инглиз телендә китап язган. Рәхмәт аңа.

29 ел дәвамында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең көндез укый торган шәкертләрен химаячы буларак ашатучы, оештыручы Нурия Хәнәфинәга да түбәнчелек белән баш иябез. Инвалид коляскасында булуга да карамастан ул эшләде. Урыны оҗмахта булсын.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин гарәп текстында булган китапларны татарчага тәрҗемә итеп исемлекләрен барларга ярдәм итте. Гөлшат Мөхлисова, Гөлназ Һадиева мәдрәсә музеен булдыру зур көч куйдылар, Илдар хәзрәт Галләмов барлык экспонат, китапларны институт, оешмалардан алып кайту һәм башка төрле конкрет эшләрне бик тырышып башкарды. Рамил хәзрәт Зарипов, Әхмәт хәзрәт Сабиров, Кәмил хәзрәт Вәлиуллин оештыру эшләрендә, аерым сорауларны чишү буенча ярдәмнәрен күрсәтте. Аллаһының зур рәхмәтләре булсын аларга», – ди Разыя ханым Сәхипова.


209 бүлмәдә Галимҗан Барудиның халык музеен оештыру, текстлар, экспонатларны туплау белән беррәттән «Галимҗан Барудиның халык музее» дигән исем белән ике телдә төсле брошюра 500 данә нәшер ителгән.

«Мәдрәсә директоры Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Вологда архивында Баруди белән бәйле архив материаллары булуын хәбәр итте (2025 ел). Без Вологда өлкәсе архивына хатлар яздык, архив материалларын алу түләүле булу сәбәпле, Казан шәһәре яшьләр белән эшләү комитеты ярдәме белән (җитәкчесе Алия Заһидуллина) архив документларының электрон вариантын бушлай алдык һәм музейга урнаштырдык. Шулай ук безгә Төркиядә Г.Барудиның «Кызылъяр сәфәре» «Хәтер китабы»ларының төрек телендә бастырылып чыгуы билгеле булды. Истанбулдан ул китапны Миләүшә Насыйбуллинаның улы алып кайтты һәм музейга тапшырды. Без аларга бик рәхмәтлебез.

Музей турында информацияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (безнең шәкерт Ләйсән Газыймова) һәм Республиканың Мәдәният министрлыгының Мәдәниятне үстерү үзәге (Миләүшә Насыйбуллина) чыгардылар. Алар башта музей белән таныштылар, экскурсиядә булдылар һәм материаллар буенча аудио, видео-интервью оештырдылар.

Музейны фәнни нигездә оештыруда күрсәткән методик ярдәмнәре өчен без Татарстанның Милли музее директоры урынбасары галимә Светлана Измайлова, өлкән фәнни хезмәткәр Алсу Хәйруллинага зур рәхмәтлебез.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тарих музеен төзү дәвам итә

Монда исемнәре аталмаган дин кардәшләребез хәтер сандыгында күп еллар сакланып килгән борынгы милли тастымал, намазлык, сәгать, яулык, китапларны музей фондына тапшырып аны тулыландырдылар, баеттылар. Киң җәмәгатьчелектән, мәдрәсәдә укучы һәм аны тәмамлаган шәкертләрдән бүгенге көндә 360700 сум акча садака буларак җыелды.

Матди ярдәм итүче дин кардәшләребезгә дә Раббыбызның рәхмәтләре яусын. Йөзләгән кешеләр үз өлешләрен кертеп ислам галимнәренә хөрмәтләрен күрсәттеләр, аларның дәрәҗәләрен киләчәк буыннарга җиткерү кирәклеген изге гамәлләре белән расладылар.

209 нчы бүлмәне тулаем рәссам-дизайнерлар чакырып җиһазлап бетердек. Галимҗан Барудиның халык музее әзер. Бүгенге көндә беренче этажда 1993 елдан яңадан ачылган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тарих музеен төзү дәвам итә», – дип сөйләде Разыя апа Сәхипова.

news_right_1
news_right_2
news_bot