Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкарьләреннән торган күргәзмәне Кол Шәриф мәчетендә күрергә була
Күргәзмә 22-23 майда эшли, керү ирекле.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең Болгарга китерелгән ядкарьләре белән кызыксыну зур булу сәбәпле, алар Казанга күчерелгән.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкарьләре Татарстанга тәүге мәртәбә килүен белдерде. «Ике көн дәвамында бу күргәзмә Болгар шәһәрендә булды. Аны 30 меңнән артык кеше карады. Халыкның ихтыяҗы зур булгач, республика җитәкчелеге күргәзмәне тагын ике көнгә озайтып, Казанга китерүгә иреште. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең ядкарьләре аша халкыбызның күңеле тагы да нечкәрер, бердәмлегебез, бәрәкәтебез артыр дигән догада калабыз», - диде Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрәсүл Саадуев Дагыстанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкарьләре күбрәк саклануын әйтте. Татарстанга китерелгәннәре ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән килешенеп сайланган.
«Гарәбстанда шәхси кулларда Мөхәммәд пәйгамбәрнең күп ядкарьләре саклана. Алар гаиләләрдә буыннан-буынга тапшырылып бара. Монда килгәннәре – аларның кечкенә генә бер өлеше. Дагыстанда пәйгамбәребез ядкарьләре күргәзмәсе булган иде. Халыкның зур кызыксынуын, ядкарьләргә мәхәббәтен күреп, оештыручылар экспонатларның бер өлешен Дагыстанда калдырды», - диде Мөхәммәдрәсүл Саадуев.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Мөхәммәд пәйгамбәр ядкарьләренең Татарстанга китерелүен мөселманнар өчен дә, христианнар өчен дә мөһим вакыйга, дип атады.
«Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл да бу күргәзмәне күрде һәм ул бик канәгать калды. Россиянең көче – аның тарихында, традицион конфессияләрендә. Россия зур җиңү өчен берләшә. Көнбатыш илләре Россияне таркатырга тырыша, ләкин алар максатларына ирешмәячәк. Хатын-кыз буларак, мин Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыны, кызы кулланган әйберләрне бик кызыксынып карадым», - диде Ольга Павлова.
Күргәзмәне 22-23 майда 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Кол Шәриф» мәчетендә күрергә мөмкин. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз