Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мотыйгуллин: Кош гриппын кисәтү буенча таләпләр үтәлмәсә, компенсация түләнми
Дәүләт Думасында „Ветеринария турында“ федераль законның 19 нчы маддәсенә үзгәреш гамәлгә кертелергә тиеш. Ул быел үз көченә керер дип көтелә.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кош гриппын кисәтү буенча ветеринария таләпләре үтәлмәгән булса, кош гриппы булган очракта, компенсация түләнмәячәк.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин кисәтте.
«Дәүләт Думасында „Ветеринария турында“ федераль законның 19 нчы маддәсенә үзгәреш гамәлгә кертелергә тиеш. Ул быел үз көченә керер дип көтелә. Әгәр предприятие яки хуҗалык кошларны асрау буенча таләпләргә җавап бирмәсә, компенсация булмаячак. Бу хакта белергә тиешләр», — дип әйтте Габделхак Мотыйгуллин "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, моңа кадәр компенсация ветеринария таләпләре алдан үтәлмәгән очракта да бирелгән. «РФ Хөкүмәтенең 310 нчы карары буенча, ул компенсация түләнә иде», — диде ул.
Кошчылык предприятиеләрендә, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларында кош гриппын кисәтү максатыннан саклану, профилактика чаралары үтәлеше даими тикшерелеп тора. «Тикшерүнең максаты — җәза бирү түгел, бу аларның үзләре өчен кирәк. Кош асраучылар таләпләргә җавап бирергә тиеш. Кызганыч, күбесенең хилафлыклары ачыклана», — диде Габделхак Мотыйгуллин.
Кошчылык предприятиеләре җитәкчеләренә кош гриппын булдырмау чаралары турында искәртеп хатлар юлланган. Кош асраучылар, кыргый кошлар белән контакт булмасын өчен, ябык режимда эшләргә тиеш. Дезинфекция чаралары, душ кабиналары булуы шарт. Язгы профилактик чаралар 1 июньгә кадәр үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз