news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мотоциклчы юлдан түбән капланып һәлак булган

Ул юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.1 һәм 10.1 пунктларын бозган санала

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Кичә сәгать иртәнге 5 нче яртыда Балтач – Әтнә юлының 21 нче чакрымында, арбалы “ИЖ Планета-5” мотоциклы белән идарә иткән 1967 елгы ир, мототранспорт белән идарә итүгә таныклыгы бөтенләй булмаган килеш, рульга утырган һәм, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаганга, юлдан аска төшеп капланган (шул рәвешле, ир кеше юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.1 һәм 10.1 пунктларын бозган). Нәтиҗәдә, әлеге кеше, мотошлемда булса да, шунда ук үлгән.

Мотоцикл исә, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” автоном коммерцияле булмаган оешмасы транспорт кую урынына җибәрелгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100