news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мотор ягулыгын тикшерү айлыгы нәтиҗәсендә, 47 үрнәкнең ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган

33 очрак буенча материаллар прокуратурага юлланган

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган елның 22 ноябреннән башлап бер ай дәвамында республикада сатылучы һәм кулланылучы мотор ягулыгының сыйфаты тикшерелде. Айлык нәтиҗәләрен бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР да ягулык-энергетика ресурсларының сыйфатын һәм аларны нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү буенча идарә җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев бәян итте.
Идарә хезмәткәрләре эчке эшләр органнары вәкилләре белән берлектә айлык барышында 10 нефтебаза һәм 508 автомобильләргә ягулык салу станциясендә булып, тикшерү өчен мотор ягулыгының 978 сынау үрнәген алган. Шуның 780 е төрле марка бензин үрнәге булса, 198 е - дизель ягулыгы пробалары. Төрле бәйсез лабораторияләрдә уздырылган экспертизалар нәтиҗәсендә, 47 үрнәкнең теге яки бу сыйфат күрсәткече буенча ГОСТ таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган. Айлык барышында шәхси эшмәкәрләр кулындагы АЗС ларда сыйфатсыз ягулык сатылуның 21 очрагы ачыкланган. “Корсар”җәмгыятенә караган станцияләрдә шундый - 2, “Автодорстрой” ҖЧҖ ягулык станцияләрендә -5, “Татнефтепродукт” һәм “Татнефть” җәмгыятьләре АЗС ларында - дүртәр, ведомстволарга караган АЗС ларда - 11 очрак теркәлгән.
Сыйфатына дәгъва булган үрнәкләрнең 40 ы дизель ягулыгына кагыла. Роберт Гыйләҗиев сүзләренә караганда, дизель ягулыгы сыйфатындагы кимчелекләр төрле характерда. Я аларда күкерт өлеше, я туңу яки кайнау температурасы һ.б. нормага туры килми. Бензинга килгәндә, аның буенча 7 тикшерү үрнәге фракция составы, тыгызлык, сумалалар концентрациясе һ.б. буенча сыйфат таләпләренә җавап бирмәгән.
Ягулык-энергетика ресурсларының сыйфатын һәм аларны нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү буенча идарә җитәкчесе хәбәр итүенчә, 33 очрак буенча материаллар прокуратурага юлланган.
Декабрь аенда идарәнең ЭЭМ белән берлектә мондый айлык уздыруының тагын бер сәбәбе бар. 2009 ел ахырында намуссыз АЗС хуҗалары гаебе белән, кышкы һәм җәйге дизель ягулыгын кушып сату нәтиҗәсендә, шактый автомобильләр зыян күргән иде. Роберт Гыйләҗиев аңлатуынча, мондый айлыклар хәзер республикада елга ике тапкыр уздырыла. Идарә җитәкчесе бүген аның сыйфатсыз ягулык белән көрәштә иң үтемле чара булуын искәртә. “2005 елда республикада сатылучы һәм кулланылучы мотор ягулыгының 25 проценты сыйфатсыз иде. Хәзер аның өлеше 3,7 процент тирәсе. Дөрес, мәсьәләнең икенче ягы бар. Элегрәк елларда бензин сыйфатын тикшерү буенча махсус орган - Нефть инспекциясе шөгыльләнә иде. Хәзер лицензияләү дә бетерелде. Элегрәк бензин сату белән шөгыльләнүчеләргә һөнәре, бу төр эшчәнлек өчен әзерлеге һ.б. буенча таләпләр куела иде. Хәзер аларга планлы тикшерүләр белән бару да кыенлашты. Моның өчен башта прокуратура рөхсәтен алырга кирәк. Аннан соң, АЗС хуҗаларына тикшерү белән киләсебезне хәбәр итәргә тиешбез. Тикшерү киләсен белгәч, кем инде үзендә сыйфатсыз бензин тота?”, - ди Гыйләҗиев. Аның аңлатуынча, ягулык сыйфатын тикшерү буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә уздырыла торган айлыклар нәкъ менә идарә эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән. Алар хакында алдан хәбәр ителми. “Хәзер елга шундый икешәр айлык уздырылса, киләчәктә елына өчәр тапкыр айлык уздыра башларга исәплибез”, - ди ул.
Роберт Гыйләҗиев чыгышында АЗС ларның ирекле сертификация узуына да тукталды. Бүгенге көндә республикада “Татнефтепродукт” һәм “Татнефть” җәмгыятьләренә караган ягулык станцияләре саны бертигез диярлек. Әмма бүген “Татнефть” җәмгыяте заправкаларының 75 е шундый сертификатлаштыру узса, “Татнефтепродукт”ныкылар җидәү генә. “Татнефтепродукт” вәкиле быел тагын 11 АЗС ның ирекле сертификатлаштыруга гариза бирүен хәбәр итсә дә, Роберт Гыйләҗиев компаниянең моңа бик атлыгып тормавын ассызыклый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100