news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салмачы бистәсеннән чыгу юлындагы авариядә мотоциклчы һәлак булган

Казанның Салмачы бистәсеннән чыгу юлындагы авариядә мотоциклчы һәлак булган.

Шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, урында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшли. Юлның ике ягына да зур бөке барлыкка килгән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә мотоциклчының үлемен расладылар. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең башка сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot