news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мотоциклда һәм машинада көчле тавыш чыгарып йөрүчеләргә 100 мең сумга штраф салыначак

Сентябрьдә Дәүләт Думасына мотоциклда һәм машинада көчле тавыш чыгарып йөргән өчен штрафларны 100 мең сумга кадәр арттыру турында закон проектын кертеләчәк. Гамәлдәге 500 сум штраф кагыйдәләрне бозучыларны туктатмый, дип уйлый инициатива авторлары — «Новые люди» фракциясе әгъзалары.

«Без Дәүләт Думасының эш кысаларында барлыкка килергә мөмкин булган барлык хокукый коллизияләр турында фикер алышу өчен эшче төркем төзергә планлаштырабыз», - дип аңлатты ТАССка Думаның кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисе Александр Демин.

«Машиналар һәм мотоцикллар өчен (тавышның норматив дәрәҗәсе) 68 децибелга кадәр киметергә кирәк», - диде Демин.

100 мең сум - беренче хокук бозу өчен штраф, ә кабатланган очракта депутатлар машинаны яки мотоциклны өч айга кадәр штрафстоянкага җибәрергә тәкъдим итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100