news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мотоцикл һәм җиңел машина катнашындагы юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Казанда мотоцикл һәм җиңел машина катнашындагы юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Казанның Горький шоссесында мотоцикл һәм җиңел автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, авария «Олимпиец» җәмәгать транспорты тукталышы янында килеп чыккан. Җиңел автомобиль белән бәрелешкәннән соң, мотоцикл тукталышта торган җәяүлеләр өстенә килеп кергән. Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч ярдәм машиналары, полиция һәм янгын сүндерүчеләр килгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә өч җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган, аларны хастаханәгә озатканнар. Авыр хәлдәге мотоциклчыны да хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot