news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәримнең кызы «Уфа һәм уфалылар» музеена әтисенең китапларын тапшырды

Әлфия Кәримова музейга милли бизәкле өч борынгы сөлге дә бүләк иткән.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова шәһәр балалар китапханәсе каршындагы «Уфа һәм уфалылар» музеена әтисенең «Радость нашего дома» һәм «Батя Ялалетдин» китапларын, шулай ук абыйсы Илгиз Кәримов русчага тәрҗемә иткән башкорт әкиятләре җыентыгын бүләк итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Экспозицияне милли бизәкле өч борынгы сөлге дә (алар шулай ук Әлфия Мостай кызының бүләге) бизәп торачак.

Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең иҗатын яратучылар да бүләкләр әзерләде. Уфа композиторы, артист һәм режиссер Артур Булатов аның шигырьләренә дүрт җыр язган. Аларның берсе («Синнән башка») моннан 20 ел элек үк иҗат ителгән. Композитор үзенең «Мостай циклын» беренче тапкыр 20 октябрьдә, Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулган көнне тәкъдим итте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100