Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мостай Кәрим әсәре буенча «Сеңел» фильмы халыкара кинофестивальдә гран-при алды
Юбилей фестивале Калуга өлкәсенең 11 шәһәрендә узды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча режиссер Александр Галибин төшергән «Сеңел» фильмы «Очрашу» Сретенск XV Халыкара православие кинофестивале Гран-приен алды. Иң яхшы ир-ат роле өчен бүләк фильмда Җәмил ролен башкарган Арыслан Крымчуринга бирелгән. Бу турыда ТАССка сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.
Кинофестивальне ябу тантанасы Калуга өлкәсенең Обнинск шәһәрендә узды. «Очрашу» кинофестивале 2006 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия кинематографистлар берлеге, Калуга һәм Боровский митрополиты Климент фатихасы белән оештырылды. Фестивальнең максаты — киносәнгать ярдәмендә православие яшәү рәвешен күрсәтү.
Юбилей фестивале Калуга өлкәсенең 11 шәһәрендә узды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Конкурс программасына дөньяның 11 иленнән 75 фильм керде, алар арасында Белоруссия, Сербия, Швеция, Израиль, Швейцария, конкурстан тыш тагын 50 картина тапшырылды. Кинофестивальгә 18 илдән барлыгы 300дән артык гариза бирелгән.
«Сеңел» хәрби драмасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге Фонд ярдәмендә «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Фильм 2019 елның 19 сентябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына экраннарга чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз