Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мостай Кәрим повесте буенча фильм Татарстанда һәм Алтайда күрсәтеләчәк
Айнур Аскаровның «Отряд Таганок» фильмы «Татарстан киносы көннәре»ндә һәм Шукшин кинофестивалендә тәкъдим ителә.
(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Казанда «Татарстан киносы көннәре» башкорт режиссеры Айнур Аскаровның «Отряд Таганок» фильмы белән төгәлләнәчәк. Фильм Башкортстанның халык шагыйре, танылган язучы Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
30 августта Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстан фильмнары күрсәтеләчәк һәм аны төшерүдә катнашучылар белән иҗади очрашу узачак. Фестиваль 24-30 августта уза.
«Яңа башкорт киносы» төркеме хәбәр иткәнчә, фильм шулай ук Алтайда, Шукшин кинофестивалендә күрсәтеләчәк. Ул 22 ел дәвамында «Әхлаклылык — Хаклык» шигаре астында уздырыла. Жюри рәисе Россия кинематографистлар берлегенең җаваплы секретаре һәм «Киновек» продюсерлык үзәге генераль директоры Михаил Калинин булачак.
Шулай ук оператор-куючы Алишер Хамидходжаев, режиссер һәм сценарий язучы Евгений Бедарев, Россия кинематографчылары берлегенең Алтай бүлеге рәисе Владимир Кузнецов, Алтай кинематографчыларының яшьләр үзәге җитәкчесе Дмитрий Шарабарин да фильмнарга бәя бирәчәк.
Фестиваль сентябрьгә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз