news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мостай Кәримнең тууына 104 ел булу уңаеннан һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Казанда Мостай Кәримнең тууына 104 ел булу уңаеннан һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Энҗе Габдуллина

Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 104 ел булу уңаеннан шагыйрьнең иҗатына багышланган иҗади очрашу узды. Мостай Кәрим скверында шагыйрьгә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Чарада мәктәп укучылары, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Фото: ©

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мәдәнияткә зур өлеш керткән шәхесләрне искә алу хөрмәт билгесе булуын әйтте.

«Мәдәнияткә, мохиткә бөек зур өлеш керткән шәхесләребезне искә алу – безнең төп вазифаларыбызның берсе. Бүген дә Татарстанның иң гүзәл һәйкәле янында җыелдык. Һәйкәл дип тә әйтеп булмый. Без ел саен монда киләбез, бөек шәхесебез Мостай Кәримне – башкорт һәм татар әдәбиятлары үсешенә зур өлеш керткән шәхесне искә алабыз», – диде Дамир Натфуллин.

Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Мостай Кәрим иҗаты һәрвакыт актуаль икәнен билгеләп үтте.

«Очрашуда бик күп яшьләр катнаша, бу бик сөендерә. Чөнки Мостай Кәримнең иҗаты бүгенге көндә дә актуаль. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, элемтәчедән хәрби корреспондентка әйләнгән кеше. Ул чыннан да милләтләрне берләштерүче булды. Мин барыгызны да аның мирасын өйрәнергә чакырам», – диде ул.

Чарада Мостай Кәримнең дусты ТР халык шагыйре Ренат Харис та катнашты. Ул Мостай Кәримнең яраткан шәһәре Казан булуын искә алды.

«Мостай Кәримнең әсәрләре, кошлар кебек, дөньяның бөтен җирләренә таралды. Мостай Кәримне төньякта да, көньякта да, көнбатышта да, көнчыгышта да беләләр. Ул үзе дә бик күп йөрде, бик күп шәһәрләрне, илләрне күрде, әмма аның иң яраткан шәһәрләренең берсе Казан иде. Казанны ул дога кебек кабул итә иде. Монда дуслары күп иде. Килгән саен дусларының каберләрен барлап чыга идек. Киләсе елга да без аның туган көнендә бәйрәм итәрбез, дип уйлыйм. Чөнки ул үзе бер әдәби, сәяси, әхлакый, эстетик бәйрәм», – дип сөйләде Ренат Харис.

Чарада шагыйрьләр Мостай Кәримгә багышланган шигырьләрен, Мостай Кәримнең әсәрләрен укыдылар, ТР атказанган артисты Рөстәм Асаев шагыйрь сүзләренә җыр башкарды, шулай ук башкорт фольклор җыр театры «Ак тирәк» чыгыш ясады. ТР халык язучысы Марсель Галиев Мостай Кәрим белән танышкач язган «Малеевка таңы» шигырен укыды.

«Мостай ага чын мәгънәсендә олпат, зыялы кеше иде. Аны бер күреп сөйләшкән кеше гомергә яратып кала иде. Мин аның елмаюын бүген дә хәтерлим. Аның кебек нурлы итеп, иреннәрен бөрештереп, самими елмайган кешене бик сирәк күрәм мин. Мостай ага елмайган вакытта бөтен дөнья елмая кебек иде. Мин аны беренче тапкыр 1979 елны Малеевка иҗат йортында күрдем. Кич белән ул миңа сап-сары башкорт балы һәм һинд чәе күтәреп керде. Төнге икегә кадәр чәй эчеп утырдык. Иртән тәрәзәдән карыйм: Мостай ага агачлар арасында йөри. Мин аңа шаккатып, шигырь яздым», – дип сөйләде Марсель Галиев.

  • Мостай Кәрим – башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйре. Салават Юлаев премиясе лауреаты.
  • 1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш авылында крестьян гаиләсендә туа.
  • 1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә, яралана. Госпитальдә ятып дәваланып чыккач, фронтта «Ватан намусы өчен» рус газетасында, «Совет сугышчысы» газетасының татар редакциясенә махсус хәбәрче булып эшли.
  • «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар» шигърият җыентыклары, «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак» повестьлары, «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» һәм башка пьесалар авторы. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә. Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.
  • 2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

На правах рекламы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100