Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мостай Кәрим китабы «Елның иң яхшы китабы» бәйгесе дипломы белән бүләкләнде
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең «Инеш» нәшриятында чыккан «Озын-озак балачак» китабы «Китап сәнгате» номинациясендә конкурс исемлегенә керде. Бу категориядәге дипломга Россия күләмендә 500 катнашучы һәм 150 нәшрият арасыннан бары тик ике басма гына лаек булды. «Башинформ» агентлыгы шул хакта хәбәр итә.
Россия Дәүләт китапханәсе директоры Вадим Дуда «Инеш» нәшрияты директоры Гөлнара Белозеровага диплом тапшырды һәм Мостай Кәримнең бу басмасы, китап басу үрнәге буларак, китаплар тарихы музеенда тәкъдим ителәчәк, дип белдерде.
«Бу бүләкләр - мондый дәрәҗәле китап фестивалендә безнең нәшриятның беренче генә уңышы түгел. 2008 елдан башлап нәшрият берничә тапкыр лауреат булды һәм призлы урыннар яулады. «Инеш» нәшрияты басмалары «50 иң яхшы төбәк басмалары» исемлегенә керә, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлнара Белозерова. - Мондый конкурсларда катнашырга кирәк, чөнки Мәскәү һәм Санкт-Петербург китап кибетләрендә төбәк нәшриятларында дөнья күргән китаплар юк. Һәм кешеләр ил төбәкләрендә чыга торган китаплар турында белми дә. Нәкъ менә шуңа күрә китап фестивальләрендә һәм ярминкәләрендә катнашу гына түгел, танылу да мөһим - ул бит авторның эшләрен дә, бөтен республиканы да популярлаштыра».
«Инеш» нәшрияты коллективын лаеклы бүләкләре белән котлыйм. Мостай Кәримнең бу басмасы - яратып һәм талантны эшкә җигеп әзерләнгән чын сәнгать әсәре», - дип искәртте Мостай Кәрим исемендәге Фондны гамәлгә куючы Тимербулат Кәримов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз