news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостафа Өнәр төрки халыклардан караимнәрнең юкка чыгып баруын әйтте

Төрек галиме дөньяда 1500 караим генә калды, дигән фикердә.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Измир шәһәренең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр төрки халыклар рәтенә кергән караимнәр юкка чыга бара дип исәпли. Бу фикерен ул КФУда үткән «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумда сөйләде.

“Караим телендә сөйләгән картлар бүген үлә башлады. Польшада, Кырымда, Литвада нибары 1500 караим калды. Дөньяда ун-егерме караим телен белгән тюрколог бар. Караим халкының үз туган теле бетте. Себердә яшәгән шорларныкы да бетеп бара. Алтайда ойратларның теле бик авыр шартларда. Халык исән чакта туган телләре үлә. Телсез халык буламы соң? Ул халык башка телгә күчә”, - диде ул.

Мостафа Өнәр беренче хезмәтләрен караим телендә дә язуын әйтте. “Караимнәр Литвада яши. Туган җирләре – Кырым. Алар христиан да, мөселман да түгел. Караимнәр Тәүрат укый. Караимнәр – югала торган халык. Нәселләре калмый. Соңгы караим – минем дустым, караимнәрнең дин башлыгы Николас Феркович иде”, - дип искә алды галим.

“Бервакыт, Николас Феркович Измирга килде. Караим телендә бездә беренче тапкыр конференция булды. Ул туган телендә сөйләде, мин тәрҗемә итә бардым. Николас әфәнде моннан бер-ике ел элек вафат булды. “Мин – караим, ләкин үз туган телемне белмим”, - ди караим халкы. Аны алар литва, польша, кырым телендә әйтә”, - диде профессор.

Мостафа Өнәр фикеренчә, караим теле татар теленә якын, әмма аларның синтаксислары гына аерыла. “Караим телендә кире сүз тәртибе. Фигыльләр җөмлә башында килә. Татар теленә гагауз теле дә якын”, - дип аңлатты галим.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100