news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостафа Өнәр дөньяда булган телләрнең яртысы гасыр ахырына кадәр бетәчәк дип фаразлый

Галим ике тел бергә кушылып, яңа тел барлыкка килүен әйтте.

Мостафа Өнәр дөньяда булган телләрнең яртысы гасыр ахырына кадәр бетәчәк дип фаразлый
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Измир шәһәренең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр дөньяда булган барлык телләрнең яртысы гасыр ахырында юкка чыгачак дигән фаразын әйтте. Бу хакта ул КФУда үткән «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумда сөйләде.

«Өч мең тел дип исәпләсәк, аның яртысы бу гасырның ахырында бетәчәк. Телләр үлә бара. Үлеп, нәрсә була? Ике тел бер-берсенә кушылып, яңа тел барлыкка килә. Төрки дөньяда бүгенге көндә егерме бер тел барлыгын беләбез, алар белән мактанабыз. Әмма аларның бөтенесе дә дәүләт телләре түгел. Кечкенә халыклар да бар», — диде ул.

Галим дөньяда телләрнең үлү процессы баруын әйтеп узды. «Барлыгы җиде мең тел бар, дип әйтәләр. Америка университетында дөнья телләрен саныйлар. Аның кайсы тел, кайсы диалект соң? Французлар биргән мәгълүматларга таянсак, дөньяда 2500 тел бар. Алар диалектларны санамый. Бу авыр гыйльми проблема санала, тәгаен әйтеп булмый», — диде Мостафа Өнәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100