news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мостафа Җәмилев Төркия Премьер-министры белән очрашты

Мостафа Җәмилев Төркия Премьер-министры белән очрашты

(Симферополь, 28 август, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе, Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев Төркиядән кырымга кайтты. Үзенең сәфәре вакытында М.Җәмилев Төркиянең Кастамону шәһәрендә үткәрелгән Төрки мәдәнияте көннәрендә катнашты, төрек бизнесменнары, Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм экс премьер-министр Сөләйман Демирель белән очрашты. Бу очрашуларның барсында да кырым татарларының Кырымга әйләнеп кайту һәм аларны урнаштыру, Төркиянең бу мәсьәләдә кулыннан килгән ярдәмне күрсәтү һәм Кырым икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.

М.Җәмилев үзенең визиты барышында шулай ук кайбер төрек фиркаләре, шул исәптән «Буюк Берлек Партиси» рәисе Мөхсин Языджыоглу, «Дөрес юл» фиркасе рәисе Мәхмәт Агар белән очрашты. Әнкараның Сәүдә палатасы рәисе Синан Айгюнлю, Эш бирүчеләр һәм бизнесменнарның Бөтентөркия берләшмәсе рәисе Рифат Хисарджыклыоглу белән сөйләшүләр булды. М.Җәмилев үзенең әңгәмәдәшләрен кырымтатар һәм кырым бизнесменнары белән икътисади элемтәләрне урнаштырырга, Кырымда ике якка да үзара файдалы проектларда кактнашырга чакырды. Билгеле булганча, бүген Төркия-Украинаның сәүдә әйләнеше 3,5 млрд.долларны тәшкил итә.

Әнкарада М.Җәмилев Төркия хөкүмәтенең рәсми вәкилләре белән дә, шул исәптән Сәүдә һәм икътисад министры Али Джошкун, Дәүләт министры Бәшир Аталай белән дә очрашып сөйләште. Бу очрашуларда Төркиянең кырым татарларына ярдәм итү, урнаштыру буенча үсеш һәм хезмәттәшлек проекты тикшерелде.

Милли Мәҗлес рәисе Төркиядә илнең Кырымга иң беренче булып визит ясаган элеккеге премьер-министры Сөләйман Демирель янына да барды. М.Җәмилев аңа кырым татар проблемаларын хәл итүдә күрсәткән зур ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Нәкъ С.Демирель премьер-министрлык иткән чорда Кырымда Төркиянең торак урынга мохтаҗ булган кырым татарларына 1000 йорт исемле проекты эшли башлаган иде. Бу проект хәзер төгәлләнү алдында тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot