Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мостафа Җәмилев Ауропа Шурасы Парламент Ассамблеясе Комитеты эшендә катнашты
Мостафа Җәмилев Ауропа Шурасы Парламент Ассамблеясе Комитеты эшендә катнашты
(Симферополь, 5 март, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә кырымтатар Милли Мәҗлесе рәисе, Украина Югары Советы депутаты Мостафа Җәмилев Брюссельдән Ауропа Шурасы Парламент Ассамблеясе Комитетының миграция һәм качаклар мәсьәләсенә багышланган утырышы эшендә катнашып кайтты.
Комитет эше барышында Ауропа Шурасы Парламент Ассамблеясенең әгъза-илләре вәкилләренең ирек, куркынычсызлык һәм гаделлек мәсьәләләренә багышланган докладлары тыңланды. Утырыш программасы кысаларында Бельгия Сенаты әгъзалары белән очрашу булган һәм «Ауропада кеше хокуклары һәм демократияне саклауның торышы», «Миграция буенча халыкара оешмаларның эшчәнлеге», «Ауропада халыкның картая баруы тирәсендәге хәлләр», «Миграция һәм ауразия төбәгенә күчеп утыру – алдагы перспективалар», «Ауропа Шурасы качаклар һәм мигрантлар мәсьәләсе буенча» һ.б. темалар тикшерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз