Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимнең «Заря» кооперативы фермерларны инкубатор йомыркасы белән тәэмин итәргә ниятли
Мөслим районының «Заря» кооперативы фермерларны инкубатор йомыркасы белән тәэмин итәргә ниятли.
Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.
Бу кооператив матди-техник базасын үстерүгә грант откан булган. Инкубатор йомыркасы күләме елына 10 млн данәгә кадәр булыр дип көтелә. «Әлеге проектлар ярдәмендә, фермерларда һәм халыкта кошларның баш санын саклап калу гына түгел, арттыру күздә тотыла», - диде ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
«Быел санкция шартларында фермерларның бизнес-проектлары импортны алмаштыруга юнәлдерелгән. Әйтик, элек чит илдә сатып алынган инкубатор йомыркасыннан кош үстерү белән шөгыльләнүчеләр хәзер үзләренең йомырка салучы тавыклары, үрдәкләрен үрчетү буенча проектлары турында белдерделәр», - ди министр. Мисалга Кукмара районыннан Р. Шәмсетдиновны, Зәй районыннан А.Мөхәммәтҗановны китерде.
Арча районында Айрат Сафиуллин КФХ сы 650 баш мөгезре эре терлекне симертү юнәлешендә грант откан, ул шулай ук үзенең нәсел үрчетү көтүлеген булдыру өчен токымлы үгезләр сатып ала.
Марат Җәббаров барлык муниципалитетлар грант шартлары үтәлешен контрольдә тотарга тиешлеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз