news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслимнең «Татар йорты» ихатасында Илдар Шәймиев истәлегенә татарча көрәш бәйгесе булды

Мөслимнең «Татар йорты» ихатасында Илдар Шәймиев истәлегенә татарча көрәш бәйгесе булды
Фото: Лилия Шәймиева/https://muslumirc.ru/

Мөслимнең «Татар йорты» ихатасында Илдар Шәймиев истәлегенә татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Лилия Шәймиева яза.

Илдар - Мөслим егете, кечкенәдән татарча көрәш белән шөгыльләнеп, күп мәртәбә Сабантуй батыры булып калган, республика ярышларында беренче урын яулаган спортчы. Аның истәлегенә мондый бәйге быел өченче мәртәбә оештырылды.

Татарча көрәш өч яшь категориясендә үткәрелде. Бәйгедә Әлмәт, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Норлат, Азнакай районнарыннан 170 спортчы катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot