news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең Салауз-Мухан авылында остаханә укучылары чабата үрү остасы белән очрашты

Мөслимнең Салауз-Мухан авылында остаханә укучылары чабата үрү остасы белән очрашты
Фото: Татарстанның Мәдәният ресурс үзәге

Мөслим районының Салауз-Мухан авыл мәдәният йортында «Мәхәллә» иҗат киңлеге проекты кысаларында «Тал бишегем» остаханәсе үз эшен дәвам итә. Проектта катнашучы балалар, җитәкчеләре белән берлектә, оста Мәзһәр Тәхәүов йортында булды. Бу хакта Татарстанның Мәдәният ресурс үзәге хәбәр итә.

«Оста балаларга йорт ишегалдында торучы үз куллары белән ясаган агач арбаларны күрсәтте. Балалар аларны бик ошатты. Барыннан да бигрәк укучыларны «уфалла арбасы» кызыксындырды. Мәзһәр абый йорты буйлап экскурсия үткәрде, кул эшләрен күрсәтте. Балаларны останың сөйләве бик кызыксындырды, алар аңа бик күп сораулар бирде. Аннары Мәзһәр абый укучыларны чабата үрергә өйрәтте, осталык серләре белән уртаклашты. Районда танылган оста белән очрашу иҗат остаханәсендә катнашучыларда нык тәэсир калдырды», – диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100