news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең Рус Шуганы авылында Троица бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бүген Мөслимнең Рус Шуганы авылында зурлап Троица бәйрәме үтте. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

Троица православие динендәгеләр өчен зур бәйрәм булып санала. Троицаны «каен бәйрәме» дип йөртәләр. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Бәйрәмдә каенны бизәү йоласы бар. Бәйрәмгә җыелучылар каен ботакларына төсле тасмалар бәйләде. Күңелле җырлар башкарып, каен тирәли әйлән-бәйлән уйнау мизгелләре истә калырлык матур чара итеп оештырылган иде.

Троицада район сәүдәгәрләре белән бергә Актаныш районы, Башкортстан Республикасыннан да килеп, тәм-том, уенчык саттылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100