news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең Рус Шуганы авылында 1 миллион сумга ремонтланган күпер ачылды

Мөслимнең Рус Шуганы авылында 1 миллион сумга ремонтланган күпер ачылды
Мөслим муниципаль районының матбугат хезмәте

Мөслим районының Рус Шуганы авылында үзара салым хисабына күпер ремонтланды, чыгымнар күләме - 1 млн сумнан артык.

Рус Шуганы, Татар Смыловкасы, Рус Смыловкасы, Островка авылларын берләштергән Шуган авыл җирлегенең үзенчәлеге: өч авыл Ык елгасының – бер ягында, Рус Шуган икенче ягына урнашкан. Рус Шуганнан Татар Смыловкасы авылына Мөслим аша барганда 48 километр юл узарга кирәк, күпер аша - 6 километр. Бу турыда Мөслим муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күпер моннан 7 ел элек яраксызга әйләнгән. Ремонт гаять зур чыгымнар таләп иткәнлектән бу чара кичектерелә килгән. Җыенда авыл халкы бертавыштан җирлеккә караган авылларны тоташтыручы күперне ремонтлауны сораган. Шуган авыл җирлегеннән җыелган үзара салымны республика ярдәме белән дүрт тапкыр арттыргач, ике миллион сумга якын акча тупланган. Күперне яңартуны шушы акчалар хисабына башкарып чыгу карары кабул ителә.

«Җәй дәвамында «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» оешмасы күперне төзекләндерү, яңарту өстендә эш алып барды. Бик зур күләмле эшләр башкарылды. Зур гына мәйданны агач тамырларыннан чистарттык. Авылдан күпергә кадәр юлны грейдер тигезләде. Күпер ремонты өчен чыгымнар 1 миллион сумнан артты, – ди Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Бүген биредә «Күпер ачылу» уңаеннан бәйрәм узды. Кунакчыл Шуган җирлеге сөенечен райондашлары белән уртаклашты. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, район хакимияте әһелләре, авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашты. Альберт Хуҗин райондашларын бәйрәм белән котлап, әлеге күпернең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

«Күперне реконструкцияләү авыл халкына күп файда китерәчәк. Зур һәм бик кирәкле эш башкарылды. Шунысы игътибарга лаек, күпер ачу Халыклар бердәмлеге көненә туры килде. Күпер шулай ук берләшү символы. Җирлекләрдә барлыкка килгән зур мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итүче республика җитәкчелегенә һәм проектны тормышка ашыруда бердәм катнашкан шуганлыларга рәхмәтемне белдерәм», - диде район башлыгы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100