news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең Мәлләтамак авылында Габдулла Тукайга багышланган яңа паркка нигез салынды

Мөслимнең Мәлләтамак авылында тагын бер яңа паркка нигез салынды. «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов башлангычы белән оештырылган өмәдә, Мәлләтамак авылының Тукай урамы башында урнашачак парк территориясенә агач үсентеләре утыртылды. Авыл халкы аның башлангычын хуплап каршы алган. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Габдулла Тукайга багышланган парк территориясенә чыршы, нарат, каен, тирәк, карагай агачлары – барлыгы 500 төп үсенте утыртылган. Шулай ук яз көне утыртылган Хәтер паркының агачлары да яңартылган.

– Өмәдә Мәлләтамак авылы халкы бик актив катнашты, бик күпләр гаиләләре белән килеп ярдәм итте, – дип хәбәр итә авыл җирлеге башлыгы Рузилә Нәсифулина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100