news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең Күбәк авылында яшәүче гаилә тәрбиягә алган балалар белән кардан сыннар ясаган

Мөслим районының Күбәк авылында яшәүче Илфира һәм Ирек Камаловлар ел саен йортлары тирәсен кар сыннары белән бизи. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Күбәк авылында яшәүче Илфира һәм Ирек Камаловлар 6 балага гаилә җылысын биргән. Үзләренең ул-кызларын тормышка озатканнан соң килә алар бу карарга. Җирлектә эшләүче «Наз» балалар приюты ябылып, анда тәрбияләнүче балаларның кайсын кая җибәрә башлагач, түзмиләр, берничә баланы үзләренә алып кайталар. Унбиш еллап вакыт эчендә ундүрт бала тәрбияләп үстерә алар. Бүген алты бала тәрбиялиләр.

 

Фото: © Римма Афзалова

Йорт тирәсен кар сыннары белән бизәү дә шушы чорда башлана. Беренче елны кибетләре янына Кыш Бабай белән Кар кызын ясыйлар. Алга таба сыннар ясау чын-чынлар шөгыльгә әйләнә. «Авыл халкы да: «Матур булган» Тагын ясыйсыңмы?» – дип үсендереп торгач, ясыйбыз инде, – ди Ирек Камалов. – Оныкларга кадәр соклануын белдерә бит!»

Фото: © Римма Афзалова

Сокланмый мөмкин дә түгел. Камаловлар йортын әкият геройлары «сырып» алган. Кар сыннарының һәркайсы җентекләп буялган. Ирек абый бүген – халык Яңа елны каршы алырга әзерләнгәндә дә кардан ат белән чана ясап йөри. Илфира апа белән балалар сораган чөнки. Кар сыннарын ясауда Илфира апа белән балалар да булыша. Кайсы кар, кайсы су ташый, кайсы әзер сыннарны буяу белән мәшгуль.

Кар сыннарыннан тыш йортны гирляндалар белән дә бизәгәннәр. Җем-җем килеп янучы утлар үзгә бер тылсым, серлелек төсмере бирә кебек. Уллары – эстрада артисты Нәргиз Камалов та: «Әти-әни йортыннан көч, энергия алып китәм. Шушы матурлык күңелгә илһам бирә», – ди.

Фото: © Римма Афзалова

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100