news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимнең Елгабаш авылы мәчетенең 20 еллыгына вәгазь кичәсе үткәргәннәр

Мөслим районы Елгабаш авылында мәчете ачылуның 20 еллыгына атап вәгазь кичәсе үткәргәннәр. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.

«Бу дәрәҗәле бәйрәмгә авылның яше-өлкәне бик теләп җыелды. Иганәчеләр, авыл халкы ярдәме һәм имам-хатыйб Мансур хәзрәт Харисов тырышлыгы белән Аллаһ йорты үз вазифаларын тиешенчә башкара.

«Барлык мәчетләрдә дә биш вакыт намазына азан әйтелеп, биш вакыт намазына халык белән тулсын. Мәчетләребездә дин дәресләре укытылып, Коръән-хафизлар, галимнәр, дингә өндәүчеләр күбәеп, халыкка хезмәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы булырга насыйп ит. Әмиин», - дип язалар Мөслим мөхтәсибәтеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100