Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслимнең Баланлы авылында яшәүче гаилә Хаҗга сертификат белән бүләкләнде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Рамазан аена җәмәгать урыннарының иң яхшы дизайны буенча «Нурлы Рамазан» республикакүләм конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Алар - Баланлы авылында яшәүче Гүзәл һәм Җәмил Газымовлар. Бу хакта «Мөслим-информ» сайты Мөслим мөхтәсибәтенә сылтама белән хәбәр ителә.
Газымовлар бу бәйгедә инде өченче ел катнаша. Алар «Корбангали» мәчетен һәм үзләре яшәгән йортны әллә каян күренеп тора торган төсле утлар, хәерле язулар, Рамазан ае бизәкләре белән бизәде. Бу матурлыкны күргән бер генә кеше дә битараф калмады, әллә кайлардан күрергә килеп тә, җирле телевидение, җөмһүрият каналлары аша карап та соклануларын, рәхмәтләрен җитерделәр.
Имам-хатыйб Җәмил Габделхак улы әле авылдашлар арасында да Изге ай хөрмәтенә бизәкләү буенча ярыш оештырып, саллы бүләкләр таратты.
Ислам диненә мәхәббәт, көчле омтылыш, сабырлык, зур тырышлык сораган бу хезмәтнең нәтиҗәсе күркәм булды - Газымовлар гаиләсе Хаҗга сертификат белән бүләкләнде.
Конкурска 38 бизәлеш килгән, шуның 9ы финалга үткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз