Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөслимдә яшәүче хатын-кыз «Гаилә белән сайлыйбыз!» фотоконкурсында айфон отты
Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар көнендә узучы «Гаилә белән сайлыйбыз!» республика фотоконкурсының җиденче җиңүчесе Жанна Байгузина булды. Хатын-кызның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге профилендә күрсәтелгәнчә, ул Мөслимдә яши. Яңа 15 модельле iPhone смартфоны иясенең исемен ТНВда «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны студиясендә игълан иттеләр. Конкурста 14:00 сәгатькә инде 42 018 кеше катнашкан.
Конкурста катнашуның шартлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: сайлау участогы янында (бинаның эчендә түгел, тышында) махсус беләзек (тавыш бирүчеләргә бирелә торган) киеп гаилә белән фотография ясарга кирәк. Фотода сайлау участогына керү өлешенең таныла торган элементы: язу, плакат яки баннер булуы зарур. Беләзек ким дигәндә бер кешенең (18 яше тулган) кулында күренергә тиеш.
Әлеге фотографияне социаль челтәрләрдәге (мәсәлән, «ВКонтакте»да) шәхси битеңдә урнаштырырга кирәк. Постта ике мәҗбүри хэштэг куелган булырга тиеш: #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы. Аккаунт ачык, ә аватаркада фото урнаштырылган булырга тиеш. Фотоконкурста республика территориясендә даими пропискасы булган Татарстанда яшәүче генә катнаша ала.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
Моңарчы «Татар-информ» ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауда үз тавышын бирде, дип хәбәр итте. 12:00 сәгатькә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 32,2 проценты тавыш биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз