news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны 100 яшьлеген билгеләп үтте

Мөслимдә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны 100 яшьлеген билгеләп үтте
Фото: Лилия Шәймиева/http://muslumirc.ru/

Мөслимдә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәһимә Сөләймановага 100 яшь тулды. Район җитәкчелеге юбилярны котлап РФ Президентының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Лилия Шәймиева яза.

«Туган көнемне ел саен юбилей итеп үткәрәм. Аллаһка шөкер, туганнарым бик күп, кайвакыт өй эченә сыеп булмый. Туган көнне зурлап, күп итеп кунаклар чакырып, якыннарымны җыеп, табын артында уздырырга яратам. 90 яшьтән соң һәр ел юбилей инде ул. Озак яшәү сере – күңел киңлегендә һәм хәрәкәттә, йөрәк түрендәге изгелектә», – ди юбиляр.

Фәһимә апа Сөякәй авылында туган. Әти-әнисе урта хәлле крестьяннар булып иген иккән, терлек асраган. Ачлык-ялангачлыкны күргән, авыр сугыш елларын үткән кыз «кулак баласы» исемен дә күтәргән.

– Әткәйне 1929 елда «кулак» дип алып киттеләр. Репрессия корбаны булдык, бер әйбер калдырмый «торг» белән сатып бетерделәр. 4 сыйныфны тәмамлагач, Свердловск шәһәренә бала карарга җибәрделәр. Шулкадәр укыйсым килгән иде югыйсә! Берничә елдан хәрби заводка эшкә кердем. Бик авыр булды! Җир астында эшләдек: үлән дә юк, ком гына иде. Туклану карточкамны урладылар, бер атна ач йөрдем, бетләдем. Трап белән ком ташыганда хәлсезлектән егылып, кул-аякларым сынды. Хастаханәдә аякны тартып урынына утырттылар да авылга кайтарып җибәрделәр. Кияргә кием юк, көч-хәл кайтып киттем. Тик ятмыйм дип, 9 сыйныфка укырга кердем, укырга теләгем бик көчле иде! – дип үсмер чакларын искә алды Фәһимә апа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100